
«Гренада» паркындагы «Җиңү» спорт манежында Чаллының иң яхшы мәктәп футбол командаларын бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләрне бүләкләргә шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Быелгы сезонда 32 малайлар һәм 7 кызлар командасы җиңү өчен көрәште. Турнир яңа форматта узды: командалар җирәбә буенча ике конференциядә 4 дивизионга бүленде. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 16 команда плей-оффка чыкты. Футбол ярышларында барлыгы 420 кеше катнашкан.
«Бу турнирда җиңеп чыккан иң яхшылар матди бүләк алачак. Без җиңүче мәктәп комнадасына спорт залын ремонтлауга, спорт инвентарлары сатып алу өчен якынча 1,5 млн сум акча бирәбез», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Нәтиҗәдә, малайлар арасында беренче урынны 58нче мәктәпнең «Скорпионы 58» командасы алды. Икенче урында 30нчы мәктәпнең «Кенгуру 30» командасы, өченче урында 44нче мәктәпнең «Бизоны 44» командасы. Кызлар арасында 1нче мәктәп командасы җиңү яулады.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Призер булган һәр уенчы 5 мең сумлык сертификат алды.