news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры янгында үлгән балалар истәлегенә куелган мемориалга чәчәк алып килгән

Чаллы мэры янгында үлгән балалар истәлегенә куелган мемориалга чәчәк алып килгән

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүген 43нче комплекстагы биш катлы йорт янында урнашкан мемориалда булды. Ул йортта кичә янгын вакытында балалар һәлак булды. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов та чәчәк салды.

«Балаларның һәлак булуы - коточкыч фаҗига. Кичә 43нче комплекста янгын нәтиҗәсендә ике бала һәлак булды, аларның берсенә 4 яшь иде, икенчесенә - 2 яшь», - диде шәһәр башлыгы үзенең Telegram-каналында.

Мәһдиев һәлак булган балаларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Әти-әниләргә балаларны караучысыз калдырмаска өндәде.

«Аларны бер генә минутка да, бер генә секундка да күздән ычкындырырга ярамый. Балалар Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән. Балалар булу - зур бәхет, аны даими сакларга кирәк. Бу очракта без - балаларны һәм оныкларны тәрбияләүче өлкәннәр булган хәлләрдә гаепле», - диде ул.

Балаларны Татарстанның Сарман районында җирләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100