news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры ялга кайткан хәрбиләргә аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде

Чаллы мэры ялга кайткан хәрбиләргә аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллы мэры Наил Мәһдиев вакытлыча ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Иң беренче ул аларның һәркайсына кул биреп исәнләшеп чыкты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Бу инде 19нчы очрашуыбыз. Ватаныбызны сакларлык ир-атлар үстергән әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга, гаиләләрегезгә рәхмәтемне әйтәм!» - диде мэр.

Очрашуда Наил Мәһдиев хәрбиләрнең гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелгәне турында сөйләде һәм киләчәктә дә аларның игътибар үзәгендә булачагын әйтте.

«Хәрбиләрнең яңа туган балаларын һәм тормыш иптәшләрен бала тудыру йортыннан каршы алабыз. 100 мең сум тапшырабыз. Мәктәптә укучы, балалар бакчасына йөрүче балаларга да барысы да бушлай. Дөрес, сүз акчада түгел. Безнең шул рәвешле сезгә, хәрбиләргә карата игътибарыбызны, хөрмәтебезне күрсәтәсебез килә. Сезгә карата рәхмәтләребез чиксез», - диде ул.

«Мулла» позывное белән хезмәт итүче хәрбиләрнең берсе күптән түгел әти булган. Икенчесе махсус хәрби операция зонасында батырлыгы өчен орденнар белән бүләкләнгән. Ир-егетләрнең һәркайсы анда булган вакыйгалар турында сөйләде.

«Минем позывной - «Повар». Иң беренче хәрби операция зонасына килгәч, ашарга пешердем, соңыннан гына сапер итеп куйдылар. Шуннан калды инде бу кушамат. Төп бурычым - хәрбиләрне кирәк-яраклар белән тәэмин итү. Берсендә штурмга эләктек. Хезмәттәшләрне коткарырга туры килде. Үзем дә җәрәхәт алдым. Әмма без бирешмәдек. Җиңү безнең якта булды», - ди шәһәрдәш.

Мэр Наил Мәһдиев һәм хәрбиләр һәлак булган ир-егетләрне 1 минутлык тынлык белән искә алды.

Фото: http://shahrichalli.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100