news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мэры ялга кайткан солдатлар белән очрашты

Чаллы мэры ялга кайткан солдатлар белән очрашты
Фото: Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

Чаллы шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр белән очрашты. Хәзерге вакытта алар кыска вакытлы ялга кайткан.

Мэр аларга батырлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Фронтта һәлак булган хәрбиләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Наил Мәһдиев һәр солдатка җылы аяк киеме һәм кирәк яраклар белән рюкзак бүләк итте. Махсус хәрби операциядән исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

 

Фото: © Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

 

news_right_1
news_right_2
news_bot