news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры вакцина ясатуны активлаштырырга кушты

Чаллы мэры вакцина ясатуны активлаштырырга кушты

Чаллы хакимияендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов сезонлы авырулар турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, грипп, тын юлларында вируслы кискен инфекция, ковид күбесенчә һава һәм сулыш алу юллары аша йога. Аларның билгеләре дә бертөсле: югары температура, баш авырту, хәлсезлек, ютәл, борыннан агу, күз әчетү, кайбер очракларда боларга косасы килү, эч китү дә өстәлә. Вакытында дәваланмасаң үпкә ялкынсынуы килеп чыгарга да мөмкин.

Шуңа күрә җитәкче риск төркеменә кергән кешеләрне (хроник авырулар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, балалар, сәламәтлек саклау һәм мәгариф хезмәткәрләре) йогышлы авыруларга каршы вакцина ясатырга чакырды. Вакцина шәһәр шифаханәләрендә җитәрлек күләмдә.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Чаллыда тын юлларында вируслы кискен инфекция белән авыручылар күпчелекне, (47,7 процент) тәшкил иткән. Узган атнада 46 кеше йогышлы чир йоктырган. Бу эпидемия чигеннән 29,3 процентка түбән.

«Иммунитетны ныгыту, чыныгу, дөрес туклану, вакцинация, битлек кию, дистанция саклау... Бу таләпләрне үтәсәгез, үзегез һәм якыннарыгыз сәламәт булыр», – диде җитәкче.

Чаллыда 300 меңнән артык кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Аның 200 меңнән артыгы – олылар, 91 меңе - балалар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев башкарма комитет, идарә башлыкларын, сәламәтлек һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне беренче чиратта прививка ясатырга чакырды. «Санитар-агарту эшләре алып барырга, зур предприятиеләргә, хезмәт коллективларына чыгып кешеләр белән сөйләшергә кирәк. Безгә сәламәт кешеләр кирәк. Вакцина ясатуны активлаштыру зарур», – дип кисәтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100