news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мэры табиб Николай Зотовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Воронеж өлкәсендә юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган табиб Николай Зотовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Николай Зотовның гомере фаҗигале рәвештә өзелде – ул мобилизация буенча Кораллы көчләргә чакырылган иде. Ул бүген авариядә һәлак булды. Николай Александрович Зотовның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашам», - дип искәртте Мәһдиев.

Ике көн элек булган Шәһәр советы сессиясендә мэр аның хакында сөйләгән иде. Ул чагында Зотов яраланган хәрбиләрне ташу өчен машиналарның билгеләнгән пунктка китерелүе хакында хисап тотты.

«Николай Зотовның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр. Ул чын кеше һәм үз Ватанының лаеклы улы иде», - дип искәртте Мәһдиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot