news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев «Шәһри Чаллы» журналистларына бүләкләр тапшырды

Наил Мәһдиев «Шәһри Чаллы» журналистларына бүләкләр тапшырды
"Шәһри Чаллы"

Бүген Россиядә матбугат көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көнне Чаллыда да билгеләп үттеләр. Бәйрәм уңаеннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев Тантаналар сараенда бер төркем матбугат алдынгыларын җыйды. Аларга төрле елларда Чаллы, КАМАЗ төзелеше вакыйгаларын дөрес һәм тулы итеп яктырткан, мөһим хәбәрләрне халыкка вакытында җиткергән өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Сез намуслы хезмәтегез белән калабыз үсешенә зур өлеш кертәсез. Шәһәребезнең үткәне дә, бүгенгесе һәм киләчәге дә сезнең белән бәйле. Чаллының төрле өлкәләрдә алга китүендә, заводлар ачылуда, өстәмә эш урыннары булдыруда да сезнең өлешегез зур. Йөгерек каләмегез астыннан чыккан мәкаләләрне укып, тапшыруларны карап, оешма-предприятиеләргә эшчеләр килде, яңа социаль һәм мәдәни объектлар сафка басты», – диде Наил Мәһдиев..

«Шәһәр илкүләмендә үрнәк калага әверелде. Иҗатыгыз калабыз данын еракларга таныта, алга таба да илһамланып эшләргә көч-дәрт бирә. Билгеле без, матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә чыккан гадел тәнкыйть язмаларына да игътибар итәбез, аларда күрсәтелгән җитешсезлекләрне хәл итәргә тырышабыз. Алга таба да бердәмләшеп, аңлашып эшлик. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Укучыларыгыз, тамашачыларыгыз күп булсын!» – диде ул.

Наил Мәһдиев «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, баш мөхәррир урынбасары Илшат Солтановка Мактау грамотасын, СММ белгеч Сәрия Гарипова Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлаховның Рәхмәт хатын тапшырды. Шундый ук мәртәбәле бүләккә «Мәйдан» журналы җаваплы секретаре Ризидә Камалова һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы дизайнеры Ләйсән Галиуллина да лаек булды.

Чара дәвамында матбугат чаралары хезмәткәрләрен Чаллының танылган сәнгать осталары да хөрмәтләде. Алар каләм ияләренә үзләренең иң дәртле чыгышларын бүләк итте. Соңыннан журналистлар мэр белән бергә күмәк фотога төште.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100