news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры Наил Мәһдиев госпитальдә дәваланучы ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлады

Чаллы мэры Наил Мәһдиев госпитальдә дәваланучы ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлады
Фото хакимиятнең Телеграм-каналыннан

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучы ветераннарны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Лысак белән сөйләште. Сугыш вакытында Валентин Иванович авиация частендә моторист булган. Ветеранга 96 яшь.

«Ул – барыбыз өчен дә батырлык һәм кыюлык үрнәге», – дип Наил Мәһдиев ветеранга Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен рәхмәт әйтте.

Ул Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән открытка һәм бүләк тапшырды.

94 яшьлек тыл хезмәтчәне Елена Гуреева бәйрәм уңаеннан шигырь сөйләде. Ветераннарга «Энергетик» мәдәният сарае артистлары концерт күрсәтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100