news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мэры Наил Мәһдиев әниләрен югалткан балалар янында булды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев әниләрен югалткан балалар янында булды
Фото: http://shahrichalli.ru

Яңа ел алдыннан Чаллы мэры Наил Мәһдиев Мөхәммәтовлар гаиләсендә булды. Ул бала тудырганда гомере өзелгән Алена Мөхәммәтованың балаларына даими рәвештә рухи һәм матди ярдәм итә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Бу юлы Мөхәммәтовлар гаиләсенә ул Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә барды. Шәһәр мэры Эмилия белән Диләрәне бәйрәм белән котлап, алар теләгән бүләкләрне тапшырды.

Чәй өстәле артында гаиләнең хәле, кызларның чирекне ничек тәмамлаулары белән кызыксынды.

«Чыршыны матур итеп бизәгәнсез», - дип кызларны мактады.

news_right_1
news_right_2
news_bot