news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры мобилизациялән хәрбинең яңа туган кызына 100 мең сум бирде

Чаллы мэры Наил Мәһдиев автошәһәрдән мобилизацияләгәннең гаилә әгъзалары - яшь әни Арина һәм аның яңа туган кызы Нелли белән танышты. Ул яшь әнигә 100 мең сум һәм бала өчен бүләкләр тапшырды. Мэр яшь әни һәм бала белән төшкән фотоларны Телеграм- каналына куйды.

«Бүген Россия Кораллы көчләр хәрбие, мобилизацияләнгән ир-атның гаиләсендә булдым. Яшь әни Аринага шәһәрдән 100 мең сум һәм яңа туган кызы Нэллига бүләкләр тапшырдым. Бала белән анага сәламәтлек һәм иминлек телим», - дип язган ул.

2023 елда Автәшәһәрдә хәрбиләрнең гаиләсенә ярдәм – хәрбиләрнең балаларын мәктәптә бушлай ашату һәм балалар бакчасына бушлай йөртү, шулай ук бала туган гаиләгә 100 мең сум бирү саклана.

«Үзем өчен безнең хәрбиләрнең гаиләләре белән янәшә булу мөһим дип саныйм. Яшь әниләргә һәм гаиләләргә ярдәм итү өчен матди мөмкинлекләр һәм көч табабыз. Балалар – алар зур бәхет. Без аларны ташламыйбыз!», - диде мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100