Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы мэры мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм төрләре турында сөйләде
Чаллы мэры Наил Мәһдиев мобилизацияләнгән ир-егетләрнең якыннары игътибар үзәгендә булуын әйтте. Бүгенге көндә 1 меңнән артык гаилә шәһәр карамагында. Аларга кагылышлы проблемалар 10-12 көндә хәл ителергә тиеш. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбрә итә.
«Мобилизацияләнгән ир-атларның балаларына мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай туклану мөмкинлеге булдырдык. Бу хокуктан бүгенге көндә 800дән артык укучы файдалана. 358 сабый балалар бакчаларына бушлай йөри. Беренче баласы туган гаиләләргә 100 мең сум тапшырабыз. Һәркайсын әнисе белән каршы алырга шәхсән үзем барам. Моннан тыш, гаиләләрне ай саен матди яктан тәэмин итеп торабыз», - дип сөйләде мэр.
«Хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең тормыш иптәшләре, әти-ниләре белән тыгыз элемтә урныштырылган. Шәһәр районнары башлыклары гаиләләр белән якыннан таныш. Ничек яшәгәннәрен, нинди авырлыклар кичерүләрен - барысын да беләләр. Солдатларга кагылышлы сораулар булсынмы, шәхси сораумы - бөтенесен дә хәл итәбез», - ди мэр.
Авыр вакытта Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең бердәм булуын да әйтте мэр.
«Бу «КАМАЗ» төзелешеннән үк килә. Ул вакытта ук төрле яклардан килгән халык буш аланда нинди зур завод, шәһәр төзегән. Шул бердәмлек, бер-береңә ярдәмләшү нәтиҗәсе ул. Чаллы халкы актив, инициатив, бердәм», - диде Наил Мәһдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз