news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры: Мин сайлауларны бәйрәм кебек кабул итәм

Чаллы мэры: Мин сайлауларны бәйрәм кебек кабул итәм
Фото: © "Челнинские известия"

Чаллы мэры Наил Мәһдиев сайлау участогына иртәнге 9 сәгатьтә килеп, Россия Президентын сайлауда беренчеләрдән булып тавыш биргән.

«Барлык эшләрдә һәм гамәлләрдә җитәкче беренче булырга тиеш. «Минем кебек эшлә» дигән принцип бар. Син үз үрнәгең белән, Ватанга мөнәсәбәтең белән ничек яшәргә кирәклеген күрсәтәсең», – дип әйткән Наил Мәһдиев. Аның сүзләрен шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте җиткерә.

«Сайлауларга килеп, кеше үзенең Ватанга мөнәсәбәтен, иртәгә булачак барлык процессларга катнашын сизә. Мин сайлауларны бәйрәм кебек кабул итәм. Мондый катлаулы вакытта сайлаучыларның катнашуы чын патриотизмны белдерә. Әгәр син чын патриот булсаң, үз илеңнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш», – дигән Чаллы мэры.

Аның сүзләренчә, һәр кандидат ил башлыгы булырга лаек. «Һәркем үзе теләгән кешегә тавыш бирә. Мондый принцип демократик дәүләтләргә хас», – дигән ул.

Мәһдиев сайлау участогында эшләүчеләргә һәм күзәтүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйткән һәм аларга сабырлык теләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100