Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы мэры махсус хәрби операциягә сәфәре турында сөйләде
Чаллы махсус хәрби операция зонасына 777 тонна төрле йөк җибәрде. Хәрбиләргә ярдәм итү дәвам итәчәк, дип белдерде эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Наил Мәһдиев . Ул ике атна элек махсус хәрби операция зонасында булганлыгын, шефлыкка алынган хәрби частьлар өчен гуманитар йөкләр тапшырганын сөйләде.
«Хәрби частьлары командирлары Чаллы халкына ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Чаллы халкының сугышчан рухы сизелә. Чаллыдан, Татарстанның башка районнарыннан мобилизация буенча чакырылган командирлар, хәрбиләр белән аралаштык. Бүләкләр тапшырдык, махсус хәрби операция зонасында кирәкле булган бөтен нәрсәне тапшырдык», - диде шәһәр башлыгы.
Мәһдиев үзеннән йөкне формалаштыру - махсус җиһазлар сатып алу белән шөгыльләнә торган предприятиеләргә, оешмаларга, учреждениеләргә рәхмәт белдерде. Ул Лисичанск халкын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү дәвам итәчәген әйтте. Чаллы шәһәре шефлыкка алынган Лисичанскига барлыгы 340 тонна азык-төлек җибәргән.
«Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге волонтерлар командасы көн саен 10 мең порция кайнар ризык әзерли. Өстәмә техник ярдәм күрсәтү мәсьәләсе бар, аны хәл итәргә кирәк. Хәрби частьләр өчен шефлык ярдәме һәм Лисичанск өчен гуманитар ярдәм дәвам итәчәк», - диде мэр.
Аның сүзләренчә, хәзер хәрби частьләр өчен йөкнең чираттагы партиясе формалаштырыла. «Мин төркемнәрнең берсе командованиесе белән аралаштым. Ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр бар. Шуңа күрә, хезмәттәшләр, бу мәсьәлә белән кем шөгыльләнә, мин оператив рәвештә оешуны һәм бу атнада махсус хәрби операция зонасына кирәкле техник ярдәмне җибәрүне сорыйм», - дип белдерде шәһәр башлыгы.
«Хәрбиләр сәлам җибәрде, алар күтәренке рухта. Анда кырыс шартлар булуы аңлашыла. Ләкин безнең хәрбиләр фронттагы тормыш барлык авырлыкларын намус белән кичерә. Бу күренә, сизелә. Барлык хәрбиләрне дә җиңү белән өйләренә кайтуын көтәбез», - дип йомгаклады Мәһдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз