news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар белән очрашты

Чаллы мэры махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар белән очрашты
Фото: https://shahrichalli.ru/

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Бу юлы очрашу «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды. Наил Мәһдиев хәрби бурычларын лаеклы үтәүче якташларына рәхмәт әйтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«1941 елгы Бөек Ватан сугышы елларында вакыт безнең бабаларыбызны, хәзер махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклау өчен сезне сайлады. Сезне озатканда мин, шәһәр җитәкчесе, запастагы офицер буларак, гаиләләрегезне, әти-әниләрегезне кайгыратабыз дип ышандырган идем. Без сезнең балаларыгызны мәктәптә бушлай ике тапкыр ашатабыз, балалар бакчасына бушлай йөртәбез. Башка төрле ярдәмнәр күрсәтәбез. Махсус хәрби операциядәгеләрне дә онытмыйбыз», – диде ул.

Мэр полк командирлары белән тыгыз элемтәдә торуларын, хәрбиләргә техника һәм башка кирәк-яракларны җибәреп торуларын да әйтте.

«Без бер үтенечне дә җавапсыз калдырмыйбыз. Предприятие һәм оешмалар, шәһәрдәшләр, эшмәкәрләр ярдәме белән кайбер мәсьәләне шунда ук хәл итәбез, икенчеләрен үтәргә вакыт кирәк була», – дип искәртте.

Билгеле инде махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булганнар да бар. Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашуның икенче өлеше ябык ишекләр артында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100