news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры махсус хәрби операциядә катнашучының яңа туган сабыен каршы алды

Чаллы мэры махсус хәрби операциядә катнашучының яңа туган сабыен каршы алды
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучының яңа туган сабыен каршы алдылар. Якыннар җыелган тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Владислав чәчәкләр тотып, кызын алып чыкканнарын көтә. Яшь әнине һәм бәләкәчне алкышлар белән каршы алдылар. Кулына яңа туган сабыен алгач, Владислар күз яшьләрен тыя алмады.

Бәләкәчкә Аделина дип исем кушканнар. Бу - аларның икенче сабыйлары. Әнисен һәм сеңлесен каршы алырга Милена исемле кызлары да килгән иде.

«Гаиләбездә тагын бер бәләкәч булуына сөенеп туя алмыйм. Ирем каршы алырга кайткач, икеләтә зур бәхет. Кайтыр дип уйламаган да идем», - дип уртаклашты яшь әни.

Мэр Наил Мәһдиев гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде. Әле тагын нәсел дәвамчысы, малай артыннан да килергә язсын, диде.

«Сентябрь аенда шәһәребез ир-егетләрен махсус хәрби операциягә озаттык. Хәзер аларның сабыйларын бала тудыру йортыннан каршы алам. Күркәм традициягә әверелде. Бирегә 28нче тапкыр килүем», - диде мэр.

Наил Мәһдиев Владиславка хезмәте өчен рәхмәтен әйтте, исән-имин йөрүен теләде. Балага кирәк-яраклар алу өчен 100 мең сум күләмендә акча тапшырды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр дә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100