news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән унынчы очрашуны үткәрде

Чаллы мэры махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән унынчы очрашуны үткәрде
Эльмира Гайнетдинова

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев кыска вакытлы ялда булган хәрби хезмәткәрләр белән очрашты. Бу - шәһәр башлыгы махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче якташлары белән үткәргән унынчы очрашу.

Мэр хәрби хезмәткәрләргә исән һәм сәламәт кайтырга вәгъдә биргәннәрен искә төшерде һәм бу вәгъдәнең үтәләчәгенә ышаныч белдерде.

Һәркайсыгызның туганнары, якыннары, балалары, әниләре, әтиләре бар. Махсус хәрби операциядә булган һәр кешене без беләбез. Сез барыбызга да кадерле - сез үзегез дә, гаиләләрегез дә», - диде шәһәр башлыгы.

Хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләгәндә, Мәһдиев хәбәр иткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын, шулай ук инвалид һәм күп балалы гаиләләрнең балаларын тукландыруга шәһәр бюджетыннан 24 млн сум бүлеп биреләчәк.

Хәрбиләр алгы сызыкта, өйдә дә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

«Гуманитар ярдәм өчен рәхмәт. Барысы да җитә. Ярдәм бик яхшы», - диде хәрби хезмәткәрнең берсе.

Очрашу азагында һәр хәрби шәһәр хакимиятеннән кирәкле әйберләр салынган капчык һәм аяк киеме алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100