Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы мэры: Махсус операциядә катнашучыларга безнең ярдәм – бөтен шәһәрнең көндәлек эше

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, аппарат киңәшмәсендә чыгыш ясап, шәһәр предприятиеләренә, оешмаларга һәм учреждениеләргә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар конвойлар әзерләүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең оешмалар ярдәмендә транспорт, хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле махсус җиһазлар һәм приборлар кергән чираттагы йөк формалаштырылды. Боларның барысы да якташларыбыз хезмәт итә торган алгы сызыкка җибәрелде», - дип искәртте Наил Мәһдиев.
Ул бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында Чаллыдан 4 меңнән артык кеше хезмәт итүен билгеләп үтте. Махсус операция башланганнан алып 40тан артык гуманитар конвой җибәрелгән һәм «бу эш күпме кирәк булса, шулкадәр дәвам итәчәк».
«Халык һәм армия бербөтен – бу шигарь генә түгел, ә ярты миллион кеше яшәгән Автокаладагы көндәлек эшнең асылы да. Без хәрбиләргә генә түгел, аларның гаиләләренә дә ярдәм итәбез. Бу - изге бурыч», - дип белдерде мэр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз