news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры махсус операциядә катнашучыга «Батырлык өчен» медале тапшырды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашу үткәрде, алар өйләренә кыска вакытлы ялга кайткан. Очрашуда ул хәрбиләрнең берсенә бүләк тапшырды.

Шәһәр башлыгы махсус операциядә катнашучы якташларын сәламләде һәм аларга шәһәр халкы исеменнән хөрмәт һәм рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында Мәһдиев хәрбиләрнең берсе – Александрга «Батырлык өчен» медален тапшырды.

Александр узган елның көзендә, үзенең туган көнендә Чаллының Комсомол хәрби комиссариатында мобилизацияләнгән. Хәзер ул өлкән лейтенант, взвод командиры.

«Бүләк алу бик рәхәт. Минем алда взводымны исән-сау һәм сәламәт килеш ата-аналарга, хатыннарына һәм балаларына кайтару – иң мөһим бурыч тора», – дип билгеләп үтте офицер.

Тиздән хәрбиләргә армиягә кабат кайтырга туры киләчәк, әмма алар гаиләләренең иминлеген автокала җитәкчелегенә тапшырып, ышаныч белән китәчәк, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар март аенда, Россия Президенты Владимир Путин кушуы белән, ялга китә башлады. Путин билгеләп үткәнчә, хәрбиләр ярты елга бер тапкыр кимендә ике атна ял итәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100