news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мэры Мәскәүдә Бурденко госпиталендә булды һәм яраланган хәрбиләр белән очрашты

Чаллы мэры Мәскәүдә Бурденко госпиталендә булды һәм яраланган хәрбиләр белән очрашты

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Мәскәүдә командировкада. Ул биредә яраланган хәрбиләргә ярдәм итү һәм илнең төрле бүлекчәләрендә хезмәт итүен дәвам итүче геройларны хөрмәтләү чаралары уздыра.

Мәһдиев Н.Н. Бурденко исемендәге хәрби госпитальдә булды. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин озата йөрде.

Биредә махсус операция зонасында яраланган хәрбиләр дәвалана. Наил Мәһдиев хәрбиләр белән аралашты һәм аларга тизрәк тернәкләнүләрен теләде. Ул шулай ук медицина персоналына фидакарь хезмәтләре, пациентларга көн саен ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу вакытында Мәскәү төбәгендә – Преображение полкында, хәрби-диңгез флоты частьләрендө, Росгвардиядә, шулай ук Россия Саклану министрлыгының 147нче автомобиль базасында хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чаллы мэры Равил Әхмәтшин һәм легендар десантчы, Россия Геройлар ассоциациясе президенты, генерал-полковник Владимир Шаманов белән бергә батырлык күрсәткән хәрби хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фото: Чаллы мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot