news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры машина төзүчеләрне бүләкләде

Чаллы мэры машина төзүчеләрне бүләкләде
Фото: Чаллы хакимиятенең Телеграмм-каналыннан алынды

Чаллы мэры Наил Мәһдиев тантаналар сараенда машина төзүчеләр көне уңаеннан бер төркем шәһәрдәшләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим хәбәр итә.

«Без Россия Федерациясенең автомобиль башкаласы, легендар КАМАЗ машиналарының ватаны булып саналабыз. Теләсә нинди Россия шәһәре үзенең мәйданында автогигант эшләве белән горурланыр иде. Мондый бәхетле язмыш безгә эләкте», – диде ул шәһәрдәшләрен бәйрәм белән котлап.

Мэр кулыннан машина төзелеше тармагы үсешенә зур өлеш керткән 23 хезмәткәр дәүләт бүләкләре алды.

«КАМАЗ» ГАҖның Кою заводы көйләүчесе Валерий Медведевка – «Россия мактаулы металлургы» исеме, автогигантның логистика департаменты баш диспетчеры Вәсим Хәлиуллинга РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы, Кою заводының баш белгече Валентина Шельминага Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен медале, «ЦЕНТР» предприятиесе башкарма директоры Рәшид Мәхмүтовка Чаллы мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Мэрның рәхмәтенә «ТРАК ПЛЭНЕТ» предприятиесе генераль директоры Алексей Рязанов, «РОСТАР» предприятиесе көйләүчесе Динар Васильев, «Ремдизель» заводы көйләүчесе Анатолий Телега лаек булды.

«КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре Николай Кудряшов, Гөлфия Нуриева, Гайфетдин Нуртдинов «Татарстанның атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә ия булды.

Шәһәрнең төрле предприятиеләрендә тырышып эшләүче Илдар Әхмәтшин, Марат Әхсәнов, Александра Величко, Ринат Галиуллин, Наталья Долбня, Андрей Казаков, Юрий Кузов, Альберт Сафин, Евгений Стихнин, Руслан Фәхриев, Екатерина Фёдорова, Ахлат Ханнанов, Ратмир Хайруллин башкарма комитетның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Сүз уңаеннан, Чаллыда сәнәгатьнең 77 проценты машина төзелеше тармагына туры килә. Бу өлкәдә 50 меңнән артык кеше эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100