Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы мэры кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Украинадагы махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Очрашуга барлыгы 39 кеше килгән. Бу хакта шәһәр администрациясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Без сезнең белән горурланабыз, сезнең өчен борчылабыз. Сезнең һәрберегез безнең өчен кадерле. Бүгенге очрашу — сезгә хәрби бурычыгызны намус һәм дәрәҗә белән үтәгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтү, зур хөрмәт белдерү мөмкинлеге», - дип белдерде Мәһдиев.
Мэр хәрбиләргә кирәк-яраклар салынган рюкзаклар тапшырды һәм барлык чаллылылар исеменнән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз