Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы мэры: Күп балалы гаиләләргә электр, газ, су булган җир кишәрлекләр тәкъдим ителәчәк
Чаллы мэры Наил Мәһдиев күп балалы гаиләләргә биреләчәк күрше районнардагы җир кишәрлекләрен карап кайтты. Аның әйтүенчә, иң беренче чиратта Чаллы халкына юллар, электр энергиясе, газ һәм су белән тәэмин ителгән җир кишәрлекләре тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.
«Мондый җир кишәрлекләре районнарның торак пунктлары чикләрендә бар. Нәкъ менә аларны без беренче чиратта бирәчәкбез. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов якындагы районнар башлыкларына бу мөһим мәсьәләдә максималь ярдәм күрсәтергә һәм мондый җир кишәрлекләрен табарга кушты», - дип белдерде ул.
Мэр Тукай, Минзәлә, Зәй, Алабуга, Менделеевск һәм башка районнар җитәкчеләренә мәсьәләне хәл итүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
Шушы көннәрдә калган районнарга чыгып җир кишәрлекләрен карап кайтачагын әйтте.
Бүгенге көндә җир кишәрлекләре алуга чиратта 6074 күпбалалы гаилә тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз