news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мэры катлаулы тормыш вазгыятендә калган балалар белән очрашты

Чаллы мэры катлаулы тормыш вазгыятендә калган балалар белән очрашты
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрында шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар белән очрашты. Опека һәм попечительлек бүлеге бәйрәмгә 600гә якын кеше - катлаулы тормыш вазгыятендә калган балаларны һәм аларны тәрбияләүче өлкәннәрне чакырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Тамаша алдыннан аниматорлар төрле уеннар оештырды. Балалар бәйрәмчә бизәлгән фойеда чыршы янында мэр белән фотога төште, аннары «Царевна Дуся» спектаклен карады.

Мэр барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «2024нче елда балаларга хыялларының тормышка ашуын, яхшы укуларын телим. Чит балалар булмый, безнең балаларга күңел җылысын өләшкәнегез, авыр вакытларында янәшә булганыгыз , изге эшегез өчен рәхмәт. Ә тәрбия бирү ул, чыннан да, изге эш. Сабырлык һәм түземлек сезгә!» - диде ул.

Соңыннан балаларга Кыш бабайдан татлы бүләкләр тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot