news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры капиталь ремонттан соң 43нче мәктәп ачылышында катнашты

Чаллы мэры капиталь ремонттан соң 43нче мәктәп ачылышында катнашты
"Шәһри Чаллы"

Бүген Чаллыда төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 43нче урта мәктәп капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылды. 1985 елда төзелгән әлеге мәгариф учреждениесендә беренче тапкыр капиталь ремонт ясалды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә»

Мәктәп танымаслык итеп яңартылган. Биредә бар да яңа. Мәктәпнең эчен, тышын 50 камера күзәтә. Сыйныфлар, актлар, спорт залы, ашханә - барысы да заманча җиһазланган.

Коллективның, укучыларның, әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм башка җитәкчеләр килгән иде. Мэр Россия Президентына мәктәпләрне капиталь ремонтлау өчен махсус программасы, Татарстан Рәисенә даими ярдәме өчен рәхмәт әйтте. Укучылар белән истәлеккә фотога төште.

Чаллыда быел 7 мәктәптә капиталь ремонт ясалды. Сүз уңаеннан яңа уку елында ике яңа мәктәп укучыларны кабул итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100