news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры 12 хәрбинең әти-әнисенә, хатыннарына, туганнарына Батырлык ордены тапшырды

Чаллы мэры 12 хәрбинең әти-әнисенә, хатыннарына, туганнарына Батырлык ордены тапшырды
"Шәһри Чаллы"

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, туганнарына, хатыннарына Батырлык ордены тапшырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Бүген илебез һәм республика җитәкчелеге кушуы буенча һәлак булган хәрбиләребезнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырабыз. Без, хәрби комиссарлар, район башлыклары белән бергә сезнең ир-егетләрегезнең батырлыгына соклану белдерергә һәм шул ук вакытта ихластан тирән кайгыгызны уртаклашырга килдек. Без аларның һәркайсын хәтерлибез һәм аларның исемнәрен ярты миллионлы шәһәр халкы хәтерендә калдыру өчен барысын да эшлибез.

Алар сезнең улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез генә түгел, Ватаныбыз чакыруына йөрәк кушуы белән киткән безнең дә хәрби дусларыбыз. Алар илебезне яклап гражданлык һәм хәрби бурычларын үтәделәр, икенче дөньяга батырлар булып киттеләр, әмма алар Чаллы халкы хәтерендә сакланачак.

Аларның исемнәре мәңгелек ут мемориал комплексына язылыр, мәктәпләргә, уку йортларына кертелер. Татар, рус, бер телдә дә, җир йөзендә дә сез кичергән кайгыны, авыртуны тасвирлап бетерерлек сүзләр юк. Сезнең ирләрегез, улларыгыз безнең хәтерләрдә чын ирләр һәм батырлар булып калачак. Алар – үсеп килүче буыннарга мисал, батырлык һһәм кыюлык үрнәге», – диде Наил Мәһдиев хәрбиләрнең якыннарына һәм гаиләләренә.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен РФ Президенты карары белән рядовойлар – Илнур Әхмәтҗанов, Алексей Гарнышев, Алексей Плотников, Рамил Хаҗиев, Владимир Чекмарев, ефрейторлар – Максим Пирогов, Александр Решетников, Никита Решетников, Ефим Скворцов, сержант Владимир Колокольников, өлкән лейтенант Владимир Мироненко, лейтенант Ильяс Галиакбәров үлгәннән соң, Батырлык орденнары белән бүләкләнде.

Бүләк аларның әти-әниләренә, туганнарына, хатыннарына бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100