Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы мэриясе Камчаткада вафат булган Искәндәр Галимовның якыннарының кайгысын уртаклашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чаллы мэры Наил Мәһдиев, администрация башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, шәһәр Советы коллективы шәһәрнең Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимовның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.
«Искәндәр Нургаләм улы җаваплы һәм зирәк җитәкче, актив тормыш позициясе булган, көчле һәм максатчан характерга ия кеше буларак танылды. Аның фидакяр хезмәте чаллылылар файдасына тырыш һәм намуслы эш үрнәге булды», – диелә хәбәрдә.
Шулай ук ул бай тормыш тәҗрибәсе булган чын профессионал булып гомерлеккә хәтердә калачак, дип билгеләп үтелә кайгынамәдә.
«Ул талантлы идарәче генә түгел, тәртипле, ярдәмчел һәм игелекле кеше дә иде. Искәндәр Нургаләмович турындагы якты истәлекне без мәңге сакларбыз. Бу авыр вакытны уздыру өчен барлык туганнарына, якыннарына көч һәм сабырлык телибез», – диелә кайгы уртаклашуда.
Моңа кадәр «Татар-информ» Искәндәр Галимовның Камчаткада Авачин марафоны вакытында вафат булуы турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз