news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мәктәпләрендә кытай телен өйрәтү мөмкинлеген караячаклар

Чаллы мәгариф учреждениеләрендә кытай телен өйрәнү мөмкинлеге каралачак. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин матбугат конференциясендә шул турыда хәбәр итте.

Түрә бу хакта «Чаллы мәктәпләрендә инглиз теле урынына кытай теле укыта башлаячаклармы?» дигән сорауга җавап биргәндә сөйләде. Матбугат конференциясендә катнашучы әйтүенчә, мондый практика хәзер Мәскәүдә еш очрый.

Рөстәм Хуҗин билгеләп үткәнчә, моңа кагылышлы мөрәҗәгатьләр шәһәрдә бар һәм хакимият бу эшне башкарырга әзер. «Әлеге мәсьәләне эшкә алачакбыз. Бүгенге көндә бездә кытай теле өстәмә белем бирү кысаларында укытыла. Уку процессы кысаларында мондый фактлар юк – бу педагогларның булу-булмавы белән бәйле. Без бу мәсьәләгә тиз арада кайтачакбыз. Мөрәҗәгатьләр вакыт-вакыт килә», – дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100