news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мәктәбенең унберенче сыйныфында 46 яшьлек укучы белем ала

Чаллы мәктәбендәге иң өлкән укучыга бүгенге көндә 46 яшь. Ул кичке мәктәптә урта белем ала. Автокаланың мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин матбугат конференциясендә мәктәпләрнең эш үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Безнең шәһәр мәктәпләрендә алты яшьтәге 51 бала беренче сыйныфта укый, ә шәһәрнең иң өлкән укучысына – 46 яшь, ул 65нче мәктәпнең кичке сменасында 11 нче сыйныфта урта белем ала», – дип уртаклашты Рөстәм Хуҗин.

Яшь буенча караганда, иң күп укучы өченче сыйныф параллельләрендә укый, ягъни тугыз яшьтәге 8137 укучы. Тугызынчы сыйныфларда 5 348 бала укый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100