news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мәктәбендә аутизм белән авыручы балалар өчен сыйныф ачыла

Чаллыда 69нчы мәктәптә аутизм белән авыручы балалар өчен сыйныф ачыла. Бу хакта «Шәһри Чаллы» мәктәп җитәкчелегенә сылтама белән хәбәр итә.

Яңа сыйныф ачарга хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәктәп заманча уку йортларыннан бер дә ким түгел. Биредә яздан бирле капиталь ремонт бара. Республика бюджетыннан 54 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 

2016 елда ремонтның бер өлешен генә ясаганнар. Хәзер ремонт эшләренең 60 проценты тәмамланган. Объектта 40 эшче эшли. Түбә эшләре тәмам, электр чыбыклары сузылган, бүлмәләр дә әзер. Хәзер мәктәпнең тышкы өлешен тәртипкә китерәләр.

Ремонтны 1 июльдә тәмамларга планлаштыралар. Төзекләндерү эшләре белән шәһәр Советы депутатлары да танышты.

Искәртик, 69нчы мәктәптә физик мөмкинлекләре чикле 257 бала укый, ә 68 укучы өйдә белем ала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot