news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мәгариф идарәсендә мәктәп укучыларының сугышуын шәрехләделәр

Яр Чаллы мәгариф идарәсендә 23 гыйнварда 16 нчы мәгариф үзәгендә булган мәктәп укучыларының сугышуын шәрехләделәр.

Идарә башлыгы Нәркиз Кашапов хәбәр иткәнчә, конфликт дзюдо секциясеннән соң чишенү бүлмәсендә дәрестән тыш вакытта барлыкка килгән. Ике яшүсмер сүз көрәштерә башлаган. Укучыларның берсе сакчыга икенчесенең пычагы булырга мөмкин, дип хәбәр иткән.

«Сак хезмәткәре һәм мәгариф учреждениесе директоры оператив рәвештә полиция хезмәткәрләрен һәм ата-аналарны чакыра. Һөҗүм итү яки салкын корал куллану факты расланмаган», - дип билгеләде Нәркиз Кашапов.

Ул очрак балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча шәһәр комиссиясенең киңәйтелгән утырышында каралды, дип өстәде. Низаг тудырган яшүсмернең әти-әнисенә карата административ беркетмәләр төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot