news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луганск Халык Республикасы балалары Чаллы лагерьларында ял итә

Чаллы Луганск Халык Республикасында яшәүче балаларны каршы алды. Алар озата баручылар белән поездта килде. Шулай итеп 140 бала быел «Саулык» лагерында ял итә. Алар өчен кызыклы программа әзерләнгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

«Балалар җәйге каникулларын табигать кочагында күңел ачып үткәрә», - ди Әлфия Когогина. Анда ял итә.

Элегрәк Мәскәүдә Луганск Халык Республикасында яшәүче балаларның җәйге ялын оештыру буенча хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешү имзаланды.

Документка РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «КАМАЗ» генераль директорының персонал белән идарә итү, оештыру һәм корпоратив идарә буенча урынбасары Жанна Хәлиуллина, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Луганск Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анна Тодорова имза куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100