news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы лицей-интернатына капиталь ремонт ясауга якынча 400 млн сум акча бүлеп бирелде

Чаллы лицей-интернатына капиталь ремонт ясауга якынча 400 млн сум акча бүлеп бирелде
Фото: шәһәр хакимияте сайтыннан

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта капиталь ремонт бара. Биредә яңарту эшләре 2021 елда ашханәне төзекләндерүдән башланган иде. Бүген 2нче һәм 4нче блокларда төзелеш-монтаж эшләре тәмамлану алдында. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев эшләрнең барышын карады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова шәһәр җитәкчеләре һәм матбугат чаралары вәкилләре өчен яңартылган бина буенча экскурсия үткәрде. Бүген лицейда 5-11нче сыйныфларда 369 бала укый, аның 50се интернатта яши. «Ремонтка кадәр интернатта салкын иде, шунлыктан укучылар санын арттырып булмады. Хәзер бүлмәләр җылы, балалар биш тапкыр бушлай хәләл ризык ашый, буш вакытны файдалы итеп үткәрергә барлык шартлар да бар. Шуңа күрә дә Чаллыда яшәүчеләр дә биредә яши. Ял көннәрендә генә өйләренә кайта», – диде ул.

Сүз уңаеннан, биредә 5-6 сыйныфларда барлык фәннәр дә татар телендә укытыла, аннары кайбер фәннәр буенча рус телендә белем бирелә. Тәрбия эшләре исә фәкать татар телендә алып барыла. Биредә язучылар, артистлар еш кунак була. Укучылар татар телендә иркен аралаша.

Капиталь ремонттан соң мәйданнар киңәйгән. Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге урнашкан өлештә хәзер өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшләячәк. Биредә милли көрәш, шахмат һәм спортның башка төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. 19 ел эшләмәгән бассейн да яңартылган.

Спортзал, китапханә, актлар залы танымаслык булган. Мэр актлар залындагы утыргычларны үзе дә тикшереп, уңай бәя бирде.Яңа уку елында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә театр студиясе дә эшли башлаячак.

Лицейда медицина һәм инженерлар әзерләү сыйныфлары бар. Укучылар өчен «КАМАЗ» ГАҖ заводларына, КАИга, Ижевск дәүләт медицина академиясенә экскурсияләр оештырыла. Табиб, инженер булырга теләүчеләр килешү нигезендә Ижевск дәүләт медицина академиясендә һәм КАИда югары белем ала һәм күбесе Чаллыга эшкә кайта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100