news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы кызы өченче тапкыр акробатика буенча Россия чемпионы булды

Чаллы кызы өченче тапкыр акробатика буенча Россия чемпионы  булды
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллының 52 мәктәбендә 8б сыйныфында укучы Аделина Липатова акробатика буенча Россия чемпионатыннан җиңү белән кайтты. Бу инде аның әлеге абруйлы ярышларда өченче тапкыр югары баскычка күтәрелүе. Турнир 25 февральдә Башкортостанның Октябрьск каласында үткән. Анда илнең 20дән артык төбәгеннән 700ләп спортчы катнашкан. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Аделина бүгенге көндә «Олимпийский» спорт комплексында шөгыльләнә. Анда ул 5 яшьтән бирле йөри. Шушы еллар эчендә шәһәрдәшебез спорт мастерына кандидат нормативын да үтәгән. Илкүләм оештырылган төрле ярышларда 7 тапкыр җиңү дә яулаган.

«Ирешкән уңышларым белән мин тренерларым Наилә Гатауллина һәм Татьяна Вареновага рәхмәтлемен. Без алар белән көн дә көндезге икедән кичке сигезгә кадәр шөгыльләнәбез. Төрле акробатик, хореографик элементларны өйрәнәбез. Әлеге спорт төре мине дисциплинага, максатчан булырга өйрәтә. Киләчәктә дөньякүләм ярышларда катнашып, җиңү яулысыйм килә», - дип сөйләде спортчы кыз.

Әлегә исә Аделина 20 мартта Киров каласында үтәчәк чираттагы илкүләм ярышларга әзерләнә. Ул анда 11-16 яшьлек кызларның парлы чыгышында келәмдәше Сафина Заманова белән җиңү өчен көрәшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100