news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы кызы биергә яратучылар өчен тау башында лагерь оештырган

Чаллы кызы биергә яратучылар өчен тау башында лагерь оештырган
"Шәһри Чаллы"

Чаллы кызы Диләрә Юмангулова Россиякүләм «Бию таулары» проектын гамәлгә ашырган. Ул Казанның 19нчы гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Өч ел инде җәйләрен тауларда биюләр оештыра. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Быел Башкортстанның Айгир тавында биергә яратучылар лагерында йөздән арытык кеше булган. «Тау башына 2 тонна су, ризык, палата һәм башка кирәк-яраклар алып менү, ашарга әзерләү җиңел түгел Тау башында душсыз, бәдрәфсез яшәү, палатка да йоклау да рәхәт түгел. Бу эш табыш та бирми.

«Киресенчә без, оештыручылар 200 мең сумга минуска чыктык. Әмма бу безне куркытмый. Иң мөһиме: без кешеләрне үзгәртәбез, аларны бәхетле итәбез. «4 көн эчендә аларның күбесе без элеккечә түгел, без үзгәрдек. Без биюдә яшибез», – диләр. Алар уңайлы мохиттан чыгып көчле һәм бәхетле булалар, тормышны башка яктан күрә башлыйлар. Йөзләре балкый, күзләре яна», – ди ул.

Диләрә киләсе елде әлеге проектны чит илдә тормышка ашырырга уйлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100