Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы кызлары арасында «Сабантуй гүзәле – 2023» шәһәр конкурсы игълан ителде
Чаллы кызлары арасында «Сабантуй гүзәле – 2023» шәһәр конкурсы игълан ителде. Әлегә 5 гүзәл кыз катнашырга теләк белдергән.
Дәрәҗәле бәйгедә татар телендә иркен аралашучы 16-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Гаризалар һәм тулы буйга төшкән кызларның фотолары 9 майга кадәр dk-energetik@inbox.ru электрон почтасына кабул ителә. Сайлап алу туры 10 майда 17:30 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараеның кече залында уза. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
Кызлар визит карточкасы ( 2 минутлык проза, шигырь, театральләштерелгән тамаша яисә видеоролик форматында үз-үзең турында чыгыш), иҗат номеры (вокал, хореография, театральләштерелгән тамаша, нәфис сүз, оригиналь жанр) әзерләргә тиеш.
Искәртик, узган ел җиңүче таҗына Поташов исемендәге көллият студенты 18 яшьлек Эльвина Шәйхетдинова лаек булган иде.
«Сабантуй гүзәле» бәйгесе үз тарихын 1993 елдан башлый. Ул татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
29 ел дәвамында бәйгедә меңнән артык кыз катнашты, бу вакыт эчендә чарада татар эстрадасының күп кенә йолдызлары, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары башлыклары, Ерак һәм Якын чит ил вәкилләре, Шәһәр советы һәм Россия һәм Татарстан Дәүләт Думасы депутатлары кунак булды.
Белешмәләр өчен телефон: 8-987-185-80-63 Козлова Лариса Владимировна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз