news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы курчак театры Чабаксарда узган «СеспельФЕСТ» фестивале лауреаты булган

Чаллы дәүләт курчак театрының «Кроткая» драмасы Чабаксарда узган «СеспельФЕСТ» фестивалендә иң яхшы спектакль дип танылган. Лауреатлар бүген фестиваль ябылу тантанасында игълан ителгән - исемлек фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган.

Чаллы курчак театры артисты Ева Кошкина «Икенче пландагы иң яхшы роль» номинациясендә лауреат булган. «Иң яхшы композитор» номинациясендә Юрий Чаплин танылган.

Жюри шулай ук, театр артистлары Егор Митрофановны, Минзәрия Туктарованы билгеләп үткән. Чаллы курчак театры «Иң яхшы актер ансамбле» дип күрсәтелгән.

«Кроткая» драмасын Чаллы дәүләт курчак театрында Ф. Достоевский әсәре буенча режиссер Илгиз Зәйниев куйган.

  • Сеспель исемендәге Чуваш яшь тамашачы театрында узган быелгы фестиваль рус классиклары әсәрләре буенча спектакльләрне җыйган. Ул 14-17 ноябрь көннәрендә Чабаксарда узган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100