news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы көрәшчеләре Дөнья чемпионатында беренче булды

Чаллы көрәшчеләре Дөнья чемпионатында беренче булды
Фото: "Шәһри Чаллы" газетасы

Шушы көннәрдә Байлар Сабасында көрәш ярышлары буенча Дөнья чемпионаты һәм яшүсмерләр арасында Дөнья Беренчелеге узды. Ярышларның финал өлеше исә Саба районы Миңгәр авылында оештырылды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Чемпионатта дөньяның 27 иленнән 250дән артык көрәшче бил алышты. Чара кунаклары – атаклы спортчылар, олимпия уеннары чемпионнары Алексей Мишин һәм Шамил Хисаметдинов булды. Спорт бәйрәмендә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм 60 килограммнан башлап 130 килограммнан да артык үлчәүдә булган ир-атлар арасында 10 комплект медаль уйнатылды.

Чаллы көрәшчеләре – Рәнис Гыйләҗетдинов (130 кг нан артык) , Радик Сәлахов (130 кг авырлыкта) һәм Азат Габдрәшитов (90 кг) үз авырлык категорияләрендә беренче урын яуладылар. Спортчыларның тренерлары – Илнур Хәйбуллин, Илгиз Шәмсевәлиев, Рәкыйп Фәйзуллин, Рөстәм Сәлимханов, Фаил Кыямов.

«Дөнья Чемпионаты БРИКС уеннарыннан соң булды. БРИКСта катнашкан спортчылар әлеге чемпионатта да бил алышты. Көрәш бик кызу булды, бөтенесе дә Россия җыелма командасын җиңәргә теләде. Тик безнең көрәшчеләр дә нык әзерләнгән иде. 10 алтын медальнең – 9ын Россия командасы спортчылары яулады. 85 килограмм авырлыкта көрәшкән Үзбәкстан егетен генә җиңеп булмады. Бер медаль Үзбәкстан якларына «китте». Чаллы егетләре үзләрен чын мәгънәсендә җиңелә белмәс итеп күрсәтте. Мин алар белән бик горурланам. Ярышлардан кайткач, аларга бераз ял бирдем. Тик озак түгел. Тренировкалар көтми. Хәзер Рәнис Гыйләҗетдинов белән Дөнья Кубогына барырга әзерләнәбез. Аннары августта Монголиядә билбаулы көрәш буенча Дөнья Чемпионаты уздырылачак. Чаллыдан әлеге мәртәбәле ярышларга Рәнис Гыйләҗетдинов белән Радик Сәлахов барачак, Аллаһ теләсә», – дип сөйләде тренер Илнур Хәйбуллин.

Сүз уңаеннан, Чаллы егете Радик Сәлахов көрәш буенча Дөнья Чемпионатында абсолют авырлык категориясендә көрәшеп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән өр-яңа автомобиль иясе дә булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100