Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы кардиохирурглары йөрәктән гольф тубы зурлыгындагы шешне кисеп алган
Чаллыда Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе кардиохирурглары йөрәктән гольф тубы зурлыгындагы шешне кисеп алган.
Бу хакта клиниканың Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Ел ярым элек Нина исемле пациентның йөрәгенә УЗИ ясаганда, зарарсыз шеш - миксома күреп алалар. Ул озак вакыт бернинди симптомсыз үсәргә сәләтле икән. Төп куркынычы шунда: андый шеш кан агышына һәм орган эшенә зыян салып, йөрәк камерасын капларга мөмкин.
Моннан тыш, шеш йөрәкнең уң һәм сул өлешләрен аерып торган урында «асылынып» торган һәм, теләсә кайсы вакытта өзелеп, тромбоз яки инсульт китереп чыгару куркынычы белән янаган.
Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә хатын-кызга операция ясаганнар. Кардиохирург Ришат Иргалиев сүзләренчә, шешне, киләчәктә кабатланмасын өчен, йөрәкнең бүлем өлешендәге бер чите белән бергә кисеп алганнар. Операция уңышлы узган. Хәзер Нинаны хастаханәдән чыгарганнар, пациент үзен яхшы хис итә. Күрсәткән ярдәмнәре өчен ул табибларга рәхмәтен җиткерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз