news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы кафесында 9 кеше агуланган

Чаллы кафесында 9 кеше агуланган
Гөлүзә Василова

Чаллы кафесында 9 кеше агуланган. Хәзерге вакытта 6 кеше хастаханәдә, өчесе өендә дәвалана. 4 кешедә сальмонеллез таякчыгы ачыкланды.

Алар кафедан роллы һәм «Цезарь» салаты ашаган булган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшерү үткәрде. Ризык пешерүдә кагыйдә бозулар ачыкланган. Персоналның медосмотр үтүдә дә кимчелекләре бар. Әлеге вакыйга буенча беркетмә төзелде. Роспотребнадзор эшне судка тапшырды, ул суши-барның ябылуын таләп итә.

Татарстан Тикшерү комитеты да тикшерү үткәрә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot