news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең элеккеге баш табибы Ринат Гыйззәтуллин вафат

Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең элеккеге баш табибы Ринат Гыйззәтуллин вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Гыйззәтуллин Ринат Миңнебариевич безнең йөрәкләрдә онытылмас эз калдырды. Аның медицинага тугрылыгы, тирән белемнәре һәм табиблык сәләте безнең барыбыз өчен дә үрнәк булды», - диелә хәбәрдә.

Фото: © ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты

Ринат Гыйззәтуллин 1978 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Пермь дәүләт медицина институтын тәмамлый. Ул һөнәри юлын Чусовск шәһәре хастаханәсендә табиб-интерн буларак башлый.

1979 елда Ринат Гыйззәтуллин Чаллыга күчеп килә, анда Чаллы шәһәр хастаханәсендә табиб-анестезиолог булып эшли. Шуннан соң 2 нче балалар хастаханәсендә эшли, аның җитәкчелегендә 1982 елда шәһәрдә Беренче балалар реанимация бүлеге ачыла, ул аның мөдире була.

1991 елдан Гыйззәтуллин йогышлы авырулар хастаханәсенә эшкә керә, реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдиреннән баш табибка кадәр юл үтә. Ул хастаханә белән 1998 елдан 2013 елга кадәр җитәкчелек итә.

Ринат Гыйззәтуллин белән хушлашу иртәгә, 9 июньдә, 10:00 сәгатьтә Үзәк урамдагы мәчеттә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot