news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Чаллы-Икмәк» туңдырылган икмәк җитештерү заводы төзергә планлаштыра

«Чаллы-Икмәк» туңдырылган икмәк җитештерү заводы төзергә планлаштыра
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

«Чаллы-Икмәк» туңдырылган икмәк җитештерү заводы төзергә планлаштыра, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге рәисе Илдар Никифоров Казанда узган «Икмәк бизнесы» күчмә семинарында.

«Белүемчә, «Чаллы-Икмәк» зур предприятие, туңдырылган икмәк җитештерүче завод төзергә планлаштыра. Алар хәзер республика ярдәме белән бу мәсьәләне хәл итә», – дип сөйләде журналистларга Никифоров.

Аның сүзләренчә, бүген туңдырылган икмәк җитештерү – дөнья тренды.

«Без туңдырылган икмәкне кибеткә китерәбез, анда аны пешерәләр. Мондый икмәк бик озак саклана ала. Башка төбәкләргә дә җибәреп була. Әйтик, бүген 10 минут эчендә илтә алмыйсыз икән, Ерак Көнчыгышка да чыга аласыз. Димәк, сез яңа базарларны үзләштерә аласыз. Безнең барлык предприятиеләр бу трендка иярә», – дип хәбәр итте Никифоров.

news_right_1
news_right_2
news_bot