Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы ифтарында Татарстан мөфтие катнашты

Чаллыда мэр Наил Мәһдиев исеменнән ифтар мәҗлесе узды. Шәһәр имамнары, аксакаллар, җәмәгать эшлекләре, эшмәкәрләр, төрле оешма җитәкчеләре – барлыгы 300 кеше җыелды. Ифтарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Мөфти Рамазан ае фазыйләте һәм аның соңгы 10 көне турында сөйләде. Аның әйтүенчә, 2025 ел ТР мөселманнары диния нәзарәтендә «Каһарманнар елы» дип игълан ителде.
Искәртергә кирәк, Чаллы мөхтәсибәте махсус операция башланганнан бирле хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыеп тапшыра. Моннан тыш, махсус операциядә һәлак булган ир-егетләр гаиләләре белән очрашулар уздыра. Узган атнада «Коръән ашы» һәм ифтар оештырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз