Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы һава шары пилоты Әрмәнстаннан җиңү белән кайтты
Чаллыда яшәүче Гөлнара һәм Эмиль Гилаевлар һава шарында Кавказ таулары өстеннән очты. Анда Әрмәнстан Беренче ачык кубогына ярышлар узды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Айзирә Имамова яза.
«Бар да гаилә белән кич кино караган җирдән башланды. Фильм ахырында бөтен геройлар һава шарына утырып очып китте. Искиткеч мизгел иде бу! Мин ул чакта аңа бик игътибар итмәгән идем, ә менә ирем шул көннән һава шарлары белән кызыксына башлады. Аннары 2012 елда һава шары пилотына укып чыкты. Мондый белгечләрне бары Великие Луки шәһәрендә генә әзерлиләр иде. Күп тә үтми үзебезнең һава шарын тектереп алып та кайттык без», – дип сөйләде спортчының тормыш иптәше Гөлнара Гилаева.
«Без ирем белән икебез дә Чаллы педагогия институтының математика факультетын тәмамладык. Үзебезнең робототехника клубы бар. Балалар анда лего конструкторыннан фигуралар җыя, программалар төзи, роботлар белән идарә итәргә өйрәнә. Җәйге каникулларда клуб ябыла. Ә без бөтен гаиләбез белән һава шарында шәһәрләр буйлап фестивальләргә чыгып китәбез», – диде ул.
Әрмәнстанда ярышта катнашкан 20 очучының 2се тигез балл җыеп, икесе дә Гран-прига лаек була. Берсе Чаллыдан Эмиль, икенчесе - шулай ук Россия пилоты Иван Меняйло.
2012 елда Гилаевлар гаиләсенә шарны тектерү, кәрзин, горелка, прицеп алу 1 миллион сумга төшкән. Ул вакытта бу акчага бер бүлмәле фатир алып була иде. Хәзер дә шул бер фатирлык торадыр. Аннан кала ул прицепны тарту өчен ныклы, юлсыз җирлекләрдән дә йөри ала торган кроссовер машина да кирәк була.
Фестивальләргә чыгу, катнашу шулай ук үзләре хисабына башкарыла. Кайбер җирләрдә туристлар да аларга утырып оча. Шул рәвешле азмы-күпме чыгымнары каплана. Урынына карап кайбер фестивальләрдә җиңүчеләргә акча да бирәләр, Әрмәнстанда исә андый бүләкләү булмаган.
Быел Великие Луки шәһәрендә Россия кубогы була, Чаллы гаиләсе анда да катнаша. Ярышка 38 очучы килгән. Түбән Новгородта, Магнитагорскида булганнар. Иң озак вакытка каралган бәйге Казанда уза. Анда гаилә башлыгы 10 сәгать оча һәм 6нчы урын ала. Башкортстанда Урал тауларын да гизәләр.
«Менә шулай иремнең хыялы безне биеккә алып менде. Анда кичергән хисләрне берни белән дә чагыштып булмый. Һәм аннан башка инде яшәп тә булмый!» – ди һава шары пилотының хатыны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз