Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы юл модернизациядән соң түләүле булачак
Автомобиль юлының Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы участогы тиздән «Автодор» идарәсенә күчәчәк һәм өстәмә инфраструктура элементлары урнаштырылганнан соң түләүле булачак. Бу хакта дәүләт компаниясе башлыгы Вячеслав Петушенко «Коммерсант»ка биргән интервьюда хәбәр итте.
«Башкортостандагы биш авылны һәм Татарстандагы Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узучы юлны якын арада безгә тапшырачаклар. Без бу юлларда төзекләндерү элементлары, шул исәптән хайваннардан саклый торган челтәрләр, яктырту баганалары буйлап юл чите киртәләре урнаштырачакбыз һәм түләүле режимга күчәчәкбез», – дип аңлатты ул.
Казаннан Дүртөйлегә кадәр баручы башка участокларга килгәндә, алар шулай ук «Автодор» идарәсенә күчәчәк, әмма бушлай режимда эшләячәк. Бу юлларда авария комиссарлары һәм өстәмә яктырту җиһазлары барлыкка киләчәк, дип билгеләде Петушенко.
Ул ни өчен М12 трассасын тулысынча түләүле итмәүләрен аңлатты. Закон альтернатив түләүсез юл булуны таләп итә, ә аны барлык участокларда да тәэмин итеп булмый, диде Петушенко. «Чаллыны һәм Башкортстандагы биш авылны урап уза торган юлларның альтернативасы бар, калган участокларныкы юк», - дип өстәде дәүләт компаниясе башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз