Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Тинчурин театрының гастрольләре узачак
Тамашачыларга күрсәтеләчәк спектакльләрнең берсе – быелгы сезонның премьерасы.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонның беренче премьерасын Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә күрсәтергә җыена. 8-9 октябрьдә бу шәһәрләрдә Тинчурин театрының гастрольләре узачак.
Тинчуринлылар гастрольләргә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваятен (автор – Фәтхи Бурнаш, режиссер – Зөлфәт Закиров) һәм «Гомер буе сине көтәм» мелодрамасын (авторы – Илһам Гали, режиссер – Рәшит Заһидуллин) алып чыга.
Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында 8 октябрь 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»» мелодрамасы күрсәтеләчәк.
9 октябрьдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»» мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.
- Тинчурин театрының Кама аръягына уза торган гастрольләре традицион рәвештә яз һәм көз уза. Соңгы тапкыр Чаллыда гастрольләр быелның 12-13 мартында узган иде. Анда Тинчурин театры Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» һәм Шамил Фәрхетдиннең «Ай, былбылым» спектакльләрен күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз