news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы һәм Минзәлә арасындагы авариядә ике кеше һәлак булган

Бүген иртән М7 федераль трассасында, Татарстанның Минзәлә районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Авария Хуҗамәт авылы янында килеп чыккан. Анда Lifan җиңел автомобиле һәм «ГАЗель» йөк машинасы кара-каршы бәрелешкән.

Җиңел машинадан бары тик тимер өеме генә калган. Авариядә ике кеше һәлак булган, тән җәрәхәтләре алган тагын бер кеше хастаханәгә озатылган.

Фото: © «Татар-информ»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100