news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы һәм Әлмәттә яшәүчеләр махсус хәрби операциядәгеләр өчен «УАЗ Патриот» сатып алган

Татарстанда ялда булган хәрбиләргә бүген «УАЗ-Патриот» автомобиле тапшырдылар. Машинага Чаллы хәрбиләре өчен аларның туганнарыннан һәм якыннарыннан исемле посылкалар төялгән. Хәрбиләр тиздән махсус хәрби операция зонасына китәчәк.

Автомобильне сатып алу һәм аңа капиталь ремонт өчен акчаны Чаллы һәм Әлмәт кешеләре җыйган. 

«УАЗ – Патриот» махсус хәрби операция зонасында кирәкле нәрсә, дип китерә «Чаллы-24» телеканалы хәрбиләрнең сүзләрен.

«Юлсызлык шартларында хәрәкәт итәргә туры килгәндә, бөтен җирдән дә йөри ала торган машина безгә бик зур ярдәм булачак», - дип аңлатты Крас кушаматлы хәрби хезмәткәр.

Махсус хәрби операция зонасына җибәргәнче, машинага сазлы, карлы, баткак урыннарда тест-драйв оештырганнар. «Патриот» аны уңышлы үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100