Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы госпитале махсус операция хәрбиләренә психологик ярдәм күрсәтүдә иң яхшысы булды
Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпитале махсус операция хәрбиләренә психологик ярдәм күрсәтү буенча Россиядә иң яхшысы дип табылды. Бу хакта медицина оешмасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Бәйге Россиянең сугыш ветераннары госпитальләре берлеге әгъзалары арасында игълан ителгән һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Бөтенроссия бәйгесе йомгаклары буенча бүләкләү Чабаксар шәһәрендә узган.
Чаллының сугыш ветераннары госпитале махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә психологик-психиатрик ярдәм күрсәтүнең югары дәрәҗәсе өчен дипломга лаек булган. Бәйгедә җиңүдән тыш, медицина оешмасы хезмәткәрләре аерым номинацияләрдә бүләкләнгән.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сугыш ветераннары госпитальләрен үстерүгә саллы өлеш кертүләре өчен билгеләп үтелгән.
«Бу бүләк – безнең тырышлыкларны тану гына түгел, шушы авыр вакытларда ветераннарга һәм аларның гаиләләренә кирәкле, ә иң мөһиме, сыйфатлы ярдәм күрсәтеп, безнең дөрес юлда баруыбызны раслау да. Бу җиңү – бөтен коллективның бердәм эшләү нәтиҗәсе», – диде госпитальнең баш табибы Резедә Мавзютова.
Чаллы госпитале 2022 елдан башлап Татарстанның 22 районыннан махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. 2023 елда тәүлек әйләнәсе эшли торган стационарда яраланудан соң стрессны дәвалау өчен 16 урын ачыла. Шул ук елда поликлиникада медик-психологик консультация кабинеты эшли башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз