news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы эшмәкәрләре Лисичанскидан килгән балаларга дәвалау курсы үтәргә булыша

Чаллы эшмәкәрләре Лисичанскидан килгән балаларга дәвалау курсы үтәргә булыша
"Шәһри Чаллы"

Чаллы эшмәкәрләре Лисичанскидан килгән ДЦП диагнозы куелган балаларга дәвалау курсы үтәргә булыша. Әлеге игелекле эшне «Кыр кухнясы» проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин башлап җибәрде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Лисичанскида кешеләрне ашатканда минем яныма авыру балалары белән әниләр килде. Мин аларга: «Сезгә Чаллыда дәвалау уздырып була», - дип тәкъдим ясадым. Шәһәребездә алар шифаханәдә яши, биредә аларны ашаталар, тиешле тәрбия бирәләр, «Чудо-дети» мөмкинлекләре чикле балалар үзәге белгечләре балалар белән көн саен шөгыльләнә», – ди эшмәкәр.

Лисичанскидан авыру балалары булган гаиләләрне Чаллыга алып килү белән «СтройТраст» төзелеш компаниясе генераль директоры Раил Минегалиев шөгыльләнә.

«Махсус хәрби операция зонасында аларга тиешле дәвалау бирә алмыйла. Аларга бит хәтта дөрес диагноз да куя алмаганнар. Чаллыда гаиләләр чын мәгънәсендә җаннары-тәннәре белән ял итә», – дип сөйли шәһәр Советы депутаты Раил Минегалиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100