news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы эшмәкәре үз юбилеенда махсус операциягә 10 млн сум җибәргән

Чаллы эшмәкәре, «Татпроф» компаниясе хуҗасы Сергей Рачков үзенең 65 яшьлек юбилее көнендә хәрбиләргә бүләк ясап, махсус операциядә катнашучыларга 10 млн сум ярдәм җибәргән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев сөйләде. Шулай ук, ул эшмәкәргә генерал-полковник Александр Лапинның Рәхмәтен тапшырды.

«Сергей Геннадьевич миңа: «Туган көнем уңаеннан махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм җибәрәсем килә», диде. Сокландыра бит? Сокландыра. Менә шулай итеп безнең Чаллы халкы, кулларына корал тотып дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләребезгә ярдәм итеп, үз юбилейларын билгеләп үтә ала. Мондый кеше ихтирамга һәм рәхмәткә лаек», – дип билгеләде Мәһдиев.

Эшмәкәр биргән акчага махсус техника сатып алынган.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100